Myvideo

Guest

Login

Фаил Алсыновны яклап видеомргатьлр арта

Uploaded By: Myvideo
356 views
0
0 votes
0

Русия хакимиятләре Фаил Алсыновны — аңа хөкем карары чыгарылырга бер көн кала — “экстремистлар“ исемлегенә кертте. Шул ук вакытта башкорт активистын яклап яздырылган видеомөрәҗәгатьләр саны күбәя. Кемдер Фаилне яклап хәтта елый-елый сөйли. Исегезгә төшерәбез: кичә Баймактагы мәхкәмә янында, Алсыновны яклап, меңләгән халык җыелды (“Куштау-бәйрәм“ Telegram-каналы язганча, 20 дәрәҗәлек салкынга карамастан, урамга 5 меңләп кеше чыккан). БР башлыгы Радий Хәбиров аны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә биргән — хәзер Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. Әлегә ул иректә. Мәхкәмә карарын иртәгә, 17 гыйнварда, чыгарырга тиеш.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later