Myvideo

Guest

Login

Халык Радий Хбировны отставкага китен талп итте

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап урамга чыккан халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итте. Исегезгә төшерәбез: бүген Баймактагы мәхкәмә янында меңләгән халык җыелды (“Куштау-бәйрәм“ Telegram-каналы язганча, 20 дәрәҗәлек салкынга карамастан, урамга 5 меңләп кеше чыккан). Бу кешеләр Фаил Алсыновны яклый. БР башлыгы Радий Хәбиров аны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә биргән — хәзер Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. Әлегә ул иректә. Мәхкәмә карарын 17 гыйнварда чыгарырга тиеш. Кайбер күзәтүчеләр Баймактагы бүгенге протестны Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң федерациядә булган иң зур протест чараларының берсе буларак тасвирлый. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #shorts #Башкортостан #Баймак Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later