Myvideo

Guest

Login

Радий Хбиров халык артисты белн йтклште

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Ә сезгә кемнең фикере якынрак? Риф Габитовныкымы, әллә Радий Хәбировныкымы? Габитов Баймактагы протестлардан соң тоткарланган һәм шуннан соң билгесез сәбәпләр аркасында үлгән Рифат Даутовны искә төшерергә тәкъдим итте. БР башлыгы исә бу тәкъдимне “оятсыз“ дип атады. Лариса Абдуллина, мәсәлән, Радий Хәбиров кебек уйлый. Бу хәл кичә Уфада булды — БР башлыгы башкорт җәмәгатьчелеге белән очрашкан иде. Исегезгә төшерәбез: Баймактагы протестлардан соң Башкортстанда 40лап кешегә җинаять эше ачылды (кайбер медиалар 54 кеше дип яза). Тоткарланган кешеләрнең берсе Рифат Даутов иде. 25 гыйнварда тоткарланганнан соң ул билгесез сәбәпләр аркасында һәлак булды. Аны кичә генә (6 февраль көнне) ОМОН һәм полиция контролендә җирләделәр. Баймактагы протестлар башкорт активисты Фаил Алсыновны 4 елга төрмәгә утырту карары чыгарылганнан соң башланды. Алсынов өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде. Фаил гаебен танымый. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #РадийХабиров #Уфа #татарча Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later