Myvideo

Guest

Login

Фаил Алсыновны яклап менрч кеше урамга чыкты

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

“Күт кыссак, барысы да яхшы дип уйлаячаклар“, “Азатлык!“, “Фаил! Фаил!“... Бүген Башкортстанның Баймак шәһәрендә меңнәрчә кеше башкорт активисты Фаил Алсыновны @alsynov яклап урамга чыкты. Социаль челтәрләрдә дә кайберәүләр Алсыновка теләктәшлек белдереп видеолар уртаклашты. Исегезгә төшерәбез: БР башлыгы Радий Хәбиров аны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә биргән — хәзер Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. Әлегә ул иректә. Мәхкәмә карарын 17 гыйнварда чыгарырга тиеш. Кайбер күзәтүчеләр Баймактагы бүгенге протестны Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң илдә булган иң зур протест чараларының берсе буларак тасвирлый. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #shorts #Башкортостан #Баймак Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later