Myvideo

Guest

Login

Фарсы ашы Э джо

Uploaded By: Myvideo
2,645 views
0
0 votes
0

Казанда яшәүче Гөлназ һәм Алмаз Нурмиевлар тәкъдим иткән менә бу тәмле аш сезгә көзге салкыннарны җиңәргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Кирәк: 500 г тавык ите; 2 л су; 300 г арпа ярмасы (перловка); 1 зур суган; 1 зур кишер; 1-2 бәрәңге; 1 л сөт; 20 г атланмай; 1 әр чәй кашыгы куркума, зира, кориандр; тәменчә тоз; үсемлек мае. Эш барышы Суганның кабыгын әрчеп, вак итеп турыйбыз. Тавык итен юып, 2 литр су белән шулпа кайнатырга куябыз. Ит пешкәч, шулпаны зуррак кәстрүлгә сөзәбез. Ярманы юып, ярты сәгатькә кайнар суга салып торабыз. Ул арада ярма бераз бүртеп, йомшарып китә. Кишерне эре угычтан уабыз. Нечкә генә саламлап турарга да мөмкин. Бәрәңгене вак шакмаклап турыйбыз. Эре угычтан да уарга була. Табага үсемлек мае салып, башта суганны, аннары кишерне өстәп, кыздырабыз. Бәрәңге белән арпа ярмасын да шунда кушабыз. Кызган яшелчәләрне сөзгән шулпага салып, яңадан кайнатырга куябыз. Тәменчә тоз өстибез. Арпа ярмасы йомшарганчы пешәргә тиеш. Калын төпле савытта атланмайны эретеп, берәр чәй кашыгы куркума, төелгән кориандр һәм зираны кыздырабыз. Аннары сөтне салып, кайнатып чыгарабыз. Шулпага хуш исле сөтне һәм ваклап туралган итне кушабыз. Тагын бер кат кайнатып чыгарып, шулпаны сүнде­рәбез. Табынга биргәндә туралган петрушка һәм ачы борыч сибәбез. Видео: Анна Арахамия

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later