Myvideo

Guest

Login

Оксана Ильюп - Югалырга ашыкма (О. Ильюп кое хэм суз)

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Югалырга ашыкма Оксана Ильюп сүзләре һәм көе 1. Юлларымда көтмәгәндә Сине очраттым. Башкаларны күрми, сине Өзелеп яраттым. Без мәңгелек парлар диеп Теләдем, уйладым. Тик бер көнне юлларымнан Китеп син югалдың. Кушымта: Югалырга ашыкмале минем тормышымнан. Миннән түгел, качалмассың күңелең сагышыннан. Күперләрне якма әле, Ишекләрне япма. Тормышыңнан югалтырга Ашыкма, ашыкма. 2. Төшем генә булдыңмы син, Өнем микән, белмим. Һаман әле сине сөеп, Башкаларны күрмим. Кайда йөрисең икән соң, Мин сине көтәм. Син килмәсәң, яннарыңа Мин үзем китәм. 3. Кайда гына булсаң да син, Табармын эзләп. Йөрмә әле миннән читтә Ятларны күзләп. Җилгә тагып мине илтә Яныңа җилкән. Көткәнсең бит үзеңдә син. Саумы! Мин килдем, иркәм.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later