Myvideo

Guest

Login

Оксана Ильюп - Кочаклыйсым килэ (О.Ильюп кое, суз.)

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Кочаклыйсым килә (җыр) Оксана Ильюп көе 1. Кочаклыйсым килә сине, Йөрәгеңә кагыласым. Ай нурының яктысында Татлы назга чумдырасым. Бик яратып, бик иркәләп Сыйпар идем чәчләреңнән. Шигырьләрем укыр идем Төнге тынлык эчләрендә. Кушымта: Үбәселәр килә коңгырт күзләреңнән. Яшерәсе килә тормыш җилләреннән. Күктәге ай гына белә уйларымны: Кочаклыйсым килә сине гомрем буе. 2. Мин синеке булыр идем, Йөрәк белән назың тоеп. Күкләр безне көнләр инде Йолдызларын җиргә коеп. Бу йолдызлар бүген яна Безнең өчен, безгә генә. Кочаклыйсым килә сине Бер минутка, бер мизгелгә.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later