Myvideo

Guest

Login

Татарстанны халык рссамы Камил Муллашев

Uploaded By: Myvideo
13 views
0
0 votes
0

Дөньякүләм танылган милләттәшебез, рәссам Камил Муллашев Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья“ студиясендә кунакта булды. Ул Казанга килгән иде. “Очрашу урыны-Казан“ тапшыруында үзенең хыяллары, хәзерге вакытта тормышка ашырылучы проектлары, киләчәккә планнары, Казахстанда яшәүче милләттәшләребез тормышы хакында сөйләде. Камил Муллашев Кытайда туган милләттәшебез. Казахстанга килеп, Н.В.Гоголь исемендәге сәнгать училищесын тәмамлый. Аннары Мәскәүдә В.И. Суриков ис. сәнгать институтында белем ала. Аның иҗатында татарның һәм казахның танылган шәхесләренә зур урын бирелә, милләтебез тарихын чагылдырган хезмәтләре дә шактый. Әлеге видеоязманы караганда сез ул картиналарның кайберләре белән шулай ук танышырсыз.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later