Myvideo

Guest

Login

Татар халык ризыгы Тура.mp4

Uploaded By: Myvideo
59 views
0
0 votes
0

Унҗиденче көн. Татар халкының онытылып барган «Тура» дигән ризыгын пешерергә. Биремнәр көннән-көн кызыграк,😊 үзенчәлекле. Кайчан да ишеткән, ашап караган юк иде кебек. Бәлки башка җирләрдә пешерәләрдер, безнең якта юк иде, ахрысы. Резида апа Хусаинова үзе биргән рецепт буенча «Тура» пешерер өчен кирәк булачак: - 500 гр. майлы эремчек - 4 данә йомырка, - 30 гр.тоз, - ярты бал кашык чәй содасы, - 100 гр.он, - 300 гр.эретелгән сары май. 1. Эремчекне иттарткычтан чыгарабыз. (Блендердам издерим дип уйлаган идем, сыек булыр дип, кушканча чыгардым иттарткычтан) 2. Тоз, йомырка, чәй содасы, он кушып әйбәтләп болгатабыз. (тоз күп булмыймы икән дип тә шикләнгән идем. Беренче тапкыр пешергәч, эксперимент ясамыйм, ничек бар шулай булсын дип граммлап үлчәп салдым барсын да.) 3. Камыры йомшак чыкты. Кекс пешерә торган силикон форманы әйбәтләп майлап, кулны да майлап тигезләп салдым. Өстен дә майладым. Кызган духовкада өсте кызарганчы пеште. 35 минут үтте. Әйбәтләп майласам да 1-2 урында формага бераз ябышкан иде. Әкрен генә тастымалга төшердем. 4. Эре кисәкләргә бүлеп, кайнар килеш эрегән атланмайда (сливочное масло) коендырдым. 5. Суынгач телемләп кистем. Коры килеш тозлырак кебек иде, майда чумдырып суыткач үзенә бер үзенчәлекле, йомшак тәмле килеп чыкты. Телемләп кискән беренче тәлинкәбез тиз очты. Балалар белән #гаиләтабыны2024 тезелеп, сгущенка да ягып чәй эчтек. 😘Баллы булмагач, аш янына да барадыр. Элеккеге рецептларны барлап, безгә җиткереп торучыларга рәхмәт! Балалар да сорады, ул шулай тозлы булырга тиешме дип. Минемчә, элек суыткычлар булмаганда пешкән «Тура»ларны иртән кырга, эшкә алып, иген урган чакта, әбәткә туктаганда ашаганнардыр. Туклыклы да, хәл дә кертә. Эсседә бозылмасын өчен тозлырак пешергәннәрдер бәлки. Өйдә дә сакларга уңай. Дөрес, озак сакланмагандыр. Гаиләле кешеләрдә тиз бетә торган әйбер. 😊 Шулай ук эремчек (творог) ашамаган балаларга кальций кертергә кулай. Мин гадәттә сырник, королевская ватрушка, пәрәмәчләр ясый идем. Хәзер бу рецептны да кулланырбыз иншаАллаһ. ❤️

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later