Myvideo

Guest

Login

ЯКМЫШ

Uploaded By: Myvideo
2,022 views
0
0 votes
0

ЯКМЫШ (тавыкның бүтәкәсе, йөрәге, бавыры белән) КАМЫР: ⭐️2 аш кашыгы каймак ⭐️2 аш кашыгы катык ⭐️2 аш кашыгы сыек май ⭐️тәменчә тоз, шикәр комы ⭐️чеметем сода ⭐️он ЭЧЛЕК: ⭐️4-5 тавык (үрдәк, каз) бүтәкәсе ⭐️4-5 тавык (үрдәк, каз) йөрәге ⭐️1 кишер (бүтәкә пешергәндә салына) ⭐️1 баш суган (бүтәкә пешергәндә салына) ⭐️4-5 тавык (үрдәк, каз) бавыры ⭐️1 эре суган (бавыр кыздыру өчен) ⭐️50 грамм атланмай (кыздыру өчен) ⭐️Тәменчә тоз, борыч ӨСТЕН СЫЛАУ ӨЧЕН: ⭐️1 йомырка сарысы ⭐️2 аш кашыгы эретелгән атланмай 1️⃣Бүтәкә, йөрәкне суган, кишер белән тозлы суда пешереп алабыз. 2️⃣Атланмайда бер баш суган кыздырабыз, бераздан тавык бавырын өстәп кыздырып алабыз. 3️⃣Пешкән бүтәкә, йөрәк, кишерне шулпадан сөзеп алып, кыздырылган бавыр белән бергә иттарткычтан чыгарабыз. 4️⃣Тоз, борыч салып болгатабыз. Эчлек әзер. 5️⃣Күрсәтелгән ингридиентларны салып, камыр басабыз. Аны юка гына итеп җәеп, майланган табага куябыз. 6️⃣Камыр өстенә эчлекне сылап, тигезләп җәябез. Йомырка сарысын атланмай белән туглап, өстен майлыйбыз. 7️⃣Кызган духовкада 25-30 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later