Myvideo

Guest

Login

Саф татарча беренче балалар интернет-радиосыны САФ музыка снгать кичсе

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Проектның төп үзенчәлеге шунда: музыкаль әсәрләр иҗади лабораторияләр форматында эшләнде. Сентябрьдән декабрь аена кадәр балалар актив иҗат процессында булдылар, җырның барлыкка килү процессына максималь рәвештә җәлеп ителделәр. Музыкаль әсәрне сайлап алудан башлап, партитура эшләү, музыкаль партияләрне өйрәнү, системалы репетицияләр, профессиональ музыкантларның остаханәләренә йөрү, әсәрләрне студиядә яздыру белән дәвам итеп, сәхнәдә чыгыш ясау белән йомгаклана торган тиңсез әһәмиятле тәҗрибәгә ия будылар. Шул ук вакытта музыкантлар белән бердәм эшләргә, башка музыкант балалар белән бергә иҗат итәргә өйрәнделәр, уртак иҗади процесста катнаштылар. Төрле музыка мәктәпләрендә белем алучы инструменталистларны, вокалистларны таныштыру, аралаштыру яңа иҗади тандемнар барлыкка китерде, балаларны дуслаштырды. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсен балалар «САФ музыка» сәнгать кичәсендә тамашачыга тәкъдим итте. Кичәдә яшь вокалистлар, инструменталистлар Yummy Music Band төркеменең җанлы музыкасына чыгыш ясады. Балалар башкаруында яңа сулыш бирелгән 17 музыкаль әсәр яңгырады. Алар арасында яңа әсәрләр, халык җырлары, этник музыка үрнәкләре, яңартылган ретро-хитлар да бар иде.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later