Myvideo

Guest

Login

САФ музыка снгать кичсе, 4 декабрь 2023 ел

Uploaded By: Myvideo
2 views
0
0 votes
0

«САФ музыка» проекты – татар музыка сәнгатендә яңа сулыш Татар телендәге әлеге беренче һәм уникаль музыкаль проект «САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы тарафыннан Казан шәһәре музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары өчен уздырыла. Проектның икенче сезоны XX гасыр татар композиторларының эстрада җыры һәм инструменталь музыка жанрларында балалар өчен язылган әсәрләрен яңартуга багышланган. Шулай ук балалар эстрада җырлары һәм инструменталь жанрларда иҗат итүче бүгенге көн татар композиторлары иҗатын популярлаштыруга нигезләнгән. Сайлап алынган 17 музыкаль әсәр иҗади лабораторияләр форматында эшләнде. Сентябрьдән башлап декабрь аена кадәр балалар актив иҗатта булдылар: музыкаль әсәрне сайлап алудан башлап, партитура эшләү, музыкаль партияләрне өйрәнү, системалы репетицияләр, профессиональ музыкантларның остаханәләренә йөрү, әсәрләрне студиядә яздыру процессларының барысына да җәлеп ителделәр. Хезмәтнең нәтиҗәсен катнашучылар «САФ музыка» сәнгать кичәсендә тамашачыга тәкъдим иттеләр. Кичәдә яшь вокалистлар, инструменталистлар Yummy Music Band төркеменең җанлы музыкасына тере тавышка чыгыш ясады. Band тарафыннан өр-яңа аранжировкалары эшләнгән 17 музыкаль әсәргә балалар яңа, заманча сулыш бирде. Биредә яңа әсәрләр, халык җырлары, этник музыка үрнәкләре, яңартылган ретро-хитлар да бар иде. Сәнгать кичәсе кысаларында фойеда “Сандугач” балалар инструменталь ансамбле махсус музыкаль программа тәкъдим итте һәм Казанның сәнгать мәктәпләрендә белем алучы балаларның иҗатыннан күргәзмә эше оештырылган иде. «САФ музыка» проекты ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе, ТР “Алдынгылар хәрәкәте” һәм Казан Мэриясе ярдәме белән тормышка ашырылды һәм музыка белгечләре тарафыннан югары бәяләнә. «САФ музыка» сәнгать кичәсе 2023 елның 4 декабрендә мәркәзебезнең «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды. Проектны гамәлгә куюда катнашучыларга, балаларга һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез: “САФ” радионың иҗат төркеме, алып баручыларыбыз һәм балалар редколлегиясе: #@safradio, «Yummy Music Band» һәм аның җитәкчесе Илнар Фатыйховка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез! Композитор, саундпродюсер һәм аранжировкалар авторы: Юрий Фёдоров «САФ музыка» кичәсенең режиссеры: Гөлназ Минкина Биюләрне куючы: Элеонора Умерова Видеопродакшн: «Hava projects» һәм җитәкчеләре - Булат Газизуллин белән Алмаз Самигуллин @HAVAProjects Оператор: Руслан Гафиятуллин Фойедагы эшчәнлек: “Сандугач“ инструменталь ансамбле (Казан) һәм күргәзмә өчен Казанның сәнгать мәктәпләре укучылары һәм укытучыларына зур рәхмәт! Волонтерлар командасы өчен: И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте җитәкчесе Айрат Әгъзам улы Җаппаров, Мерч: «ByGift» оешмасы һәм аның җитәкчесе Илдан Юнысов Баннер дизайны: Назыйм Исмәгыйлев , Энҗе Гыйззәтова белән Ләйлә Алембикова, Кейтеринг: “Түбәтәй”, җитәкчесе Солтан Сафин һәм аның командасы

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later