БАЛТЫРГАН АШЫ 1 литр сөт (су катнаш сөт тә ярый) 1 бәрәңге 1 суган тәменчә тоз, борыч 1 йомырка, он (умач уу өчен) Балтырганны яхшылап юып саркытабыз. Кайнап торган сөткә бәрәңге, суган турап салабыз. Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан умач уып салабыз. Аш пешеп чыгарга 5 минут кала турап балтырган, тоз салабыз. Теләгән кеше пешеп чыгар алдыннан шулпага бер йомырка туглап сала ала. Ашны каймак белән бирергә дә була. Ашларыгыз тәмле булсын!
Hide player controls
Hide resume playing