Тарзан нәфис фильмы 1932-38 елларда АКШта төшерелгән. сугышка кадәр Германия аны сатып алган. 1946-47 елларда бу фильм трофей буларак, СССР кулына төшкән. Фильм 20шәр минутлы 12 кисәктән торган дип фаразлана. Безнекеләр аны 4 сериягә калдырып, рус теленә дубляж ясаган. 1949-52 елларда әлеге фильм безнең балачакның күңелдә озакка сакланып калган мизгелләре булып саклана. 1960 елларда бу фильмны совет экраннарыннан алдылар. Дөресме, юкмы, “Сатып алынмаганлыктан, лиөензиясе булмаган, диделәр. Алга таба 1960 елларда Тарзан исеме белән башка фильмнар да төшерелде һәм экраннарга чыкты. Әмма монысы иң тәүгесе.
Hide player controls
Hide resume playing