Кайда сез яшьлек елларым? Шамил Тимербулатов көе Роберт Миңнуллин сүзләре Яшьлегем, яшьлек елларым, Кайда соң сез, кайда сез? Эзләсәм дә, таба алмыйм, Эндәшсәм дә файдасыз. Эзли-эзли яшьлегемне, Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем, Унтугызым, егермем? Онытылмый икэн яшьлек Чәчләргә чал керсә дә. Кайтарыгыз яшьлегемне Азга гына булса да. Эзли-эзли яшьлегемне, Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем, Унтугызым, егермем? Яшьлегем, һич югында син Ешрак искә төшсәнә. Яшәреп киткәндәй булам Яшьлек искә төшкәндә. Эзли-эзли яшьлегемне, Артыгыздан йөгердем. Кайда соң сез, унсигезем, Унтугызым, егермем?
Hide player controls
Hide resume playing