Ульяновск шәһәре мәктәпләрендә генә түгел, ә балалар бакчаларына да этномәдәни компонент кертү эше акрын гына булса да алга бара. Тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә татар, чуваш һәм мордва төркемнәре оеша. Анда эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр Казан, Саранск һәм Чабаксар шәһәрләрендә белемнәрен үстерү буенча курсларда укыйлар, остаханәләрдә катнашалар. Бу эштә Ульяновск шәһәренең “Искринка” балалар бакчасы 25 елдан бирле төп тәҗрибә мәйданчыгы булып тора. Хәзер бирегә тәҗрибә уртаклашу өчен башка төбәкләрдән дә киләләр. Татарстанның атказанган укытучысы Иркинә Сәйфетдинова җитәкли торган әлеге балалар бакчасының киң кырлы эшчәнлеге һәм андагы матур башлангычылар хакында Рамис Сафин репортажында.
Hide player controls
Hide resume playing