Буран эзләреннән йөгереп, гөрләвекләр белән яз килде. Бу атнада райондашларыбыз сыерчыклар кайтуын күзәтте. Халыкта :“Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта“, дигән сүз бар. Кайтышларына без оя да ясап куйсак, кошлар сөенеп туя алмыйлар. Әлеге эшне яратып башкаручы Сабабаш авылыннан Нурислам Шәманов елга 200ләп сыерчык оясы ясый.
Hide player controls
Hide resume playing