Бүген Русия думасыннан соң Федерация шурасы да милли телләрне укыту турында канунны кабул итте, алда президент имзалавы гына калды. “Дежур“ сүзләрдән тыш бу юлы сенаторлар “бер илдә бер тел“, “илнең бердәмлеген саклау өчен илдә бер тел генә булырга тиеш“, “төп предметлар бер телдә укытылырга тиеш“ кебек сүзләрне дә ычкындырды. Милли республикалар һәм телләрне яклап бары тик бер депутат кына чыгыш ясады. Канунның ничек кабул ителүен кыскача безнең видеодан карагыз.
Hide player controls
Hide resume playing