Уян халкым! Тагын орыш, тагын зиндан, Сабыйлар каны ага. Кемгә – үлем, кемгәдер «дан» Ни булды заманага? Инде күпме явызлыклар Кылына җир йөзендә. Үткәннәрдән сабак алмый, Без афәт нигезендә. Карайөзләр дулый, шаша Кап-кара битлек киеп. Хөрриятне өнәмиләр Рухи читлектә биеп. Тигезлектә яшәр өчен Һәркемгә җитә урын. Уян җаным, телем, халкым, Җиң син ялганны җырым!
Hide player controls
Hide resume playing