Myvideo

Guest

Login

ЧУВАШСТАНДА ФОРУМ

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Соңгы вакытта милләттәшләребез күпләп яши торган байтак төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Форумнарын яисә съездларын уздыру матур бер гадәткә кереп бара. Моннан берничә ел элек Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән беренче тапкыр Ульяновск, соңрак Самара, Пенза һәм Омск өлкәләрендә башланып киткән әлеге күркәм эстафетаны Чувашстандагы кан-кардәшләребез кабул итеп алды. Республика башкаласы Чабаксар шәһәрендә шушы көннәрдә генә ана теле укытучыларының беренче төбәкара Форумы узды. Төбәктә татар теле укытылышы, мәгариф тармагындагы проблемаларны һәм анда яңгыраган кайбер фикерләрне үз хәбәрчебез Рамис Сафин тыңлап кайтты.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later