Myvideo

Guest

Login

Казанский поэт Кул Шариф заговорил на татарском языке XVI века

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Казанский поэт Кул Шариф заговорил на татарском языке XVI века Редакция “Миллиард.Татар“ с помощью искусственного интеллекта оживила портрет казанского поэта, сайида Кул Шарифа, который известен не только как представитель элиты Казанского ханства, но и духовный искатель, суфий. Для оживления использован портрет известного татарстанского художника Нияза Хазиахметова. Редакция выражает ему свою благодарность. Кул Шариф читает свое стихотворение “Башың күтәр гъәфләтдин...“ голосом Алмаза Миргаязова, главного редактора радио “Китап“. “Башың күтәр гъәфләтдин...“ Башың күтәр гъәфләтдин, гафил торма, «һу» тигел, Күзең ачкыл ойкудин, гафил торма, «һу» тигел. «һу-һу» тийү һу кошы, акар күзендин йәше, Көйеб эче һәм тышы,— гафил торма, «һу» тигел. Гашикълары очарлар, гъәрш шахига кунарлар, «Һу» диб дидар куларлар,— гафил торма, «һу» тигел. Йите игълим гизәрләр, андин күккә агарлар, Бер къәдәмдә йитәрләр,— гафил торма, «һу» тигел. Һу бәхригә чумарлар, гаууас булыб батарлар, Һу дөррләрин тирәрләр,— гафил йөрмә, «һу» тигел. Дәргяһ капуг ачыкдыр, рәхмәтләри аныкдыр, Күзең ачыб бакыб тор, гафил йөрмә, «һу» тигел. И Кол Шәриф, тынмагыл, төнләр йатыб оймагыл, Хак зекрене куймагыл, гафил йөрмә, «һу» тигел. Гъәфләт — ваемсызлык. Гафил торма — сизми калма. «Һу» тигел — «Аллаһу» дип әйт. Һу кошы — оҗмах кошы. Гъәрш шахи — дини миф буенча, күкнең иң югары катлавында (тугызынчы катында) урнашкан алла тәхетен тотып торучы агач ботагы. Дидар — очрашу, кавышу. Куларлар — көтәрләр. Күккә агарлар — күккә ашарлар. Къәдәм — адым. Вәхер — диңгез. Гаууас — суга бик оста чумучы. Дөррләрин тирәрләр — энҗеләрен эзләрләр. Дәргяһ капуг — биредә: оҗмах ишеге.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later