1925 елда Казанда «Сания» операсы премьерасы уза. Бу татар музыкасы тарихында беренче опера. Олы эшкә тотынган батыр йөрәкле Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов һәм Василий Виноградов Фатих Әмирхан белән дә киңәшләшкән. Аның Зур Кызыл урамындагы фатиры булачак опера турында фикер алышу, музыкаль һәм вокал эпизодлар башкару һәм либретто текстына төзәтмәләр кертү сәгатьләр буе дәвам итте. JadidFest кысаларында Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры 70 елга якын залларда яңгырамаган беренче татар операсыннан өзекләр уйный. Шулай ук программада — Солтан Габәшинен башка әсәрләре. 29 октябрь, 2023 нче ел. Милли китапханә, Казан.
Hide player controls
Hide resume playing