Myvideo

Guest

Login

МИН АВЫЛДА КАЛАМ проекты двам ит!

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

«МИН АВЫЛДА КАЛАМ» проекты дәвам итә! Яңа формат, яңа алып баручы һәм яңа геройлар! Тапшыруны Балтач районының Сосна авылыннан башларга булдык, чөнки биредә калып яшәүче яшьләр бик күп! Мәсәлән, ат утары хуҗасы Рәнис Таҗетдиновка 24 яшь, ә үзе күпләргә үрнәк җитәкче вазифасын башкара. Без аның чабышкы атларына утырып йөрдек. Соснадан Азалия һәм Илназ Гадрахмановлар күптән түгел үз йортларын салып чыккан. Берсе – агроном, икенчесе – бухгалтер булып эшли. Шул ук авылда җиләк плантациясе хуҗасы Инсаф Ибраһимов – «Факел» яшьләр үзәгенең җитәкчесе. Күпләрегезгә таныш блогер Гүзәл Габдуллина да тумышы белән Соснадан. Аның белән тракторга утырып авыл әйләндек! Барлык серләрне дә чишеп бетермибез: тапшыруны тиздән безнең Youtube каналыннан карый аласыз! Кыскасы, кызу һәм бик күңелле үтте кичәге көнебез? Source: ИДЕЛ - яшьләр журналы

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later