Россия Федерациясенең күп төбәкләрен үз иткән балтырган Татарстанда да артканнан-арта. Урыны-урыны белән буе өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә күрергә була. Бигрәк тә Казан тирәсендәге ышыграк җирләрне үз итә ул. Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан тирәсендәге иңкүлек һәм инеш буйларында балтырган плантацияләре барлыкка килә. Безнең районда вәзгыять ничек? Сорауга җавап сюжетта.
Hide player controls
Hide resume playing