Myvideo

Guest

Login

Ихтыяр КЫЯМОВ Бу кешег рчак нидер итми / Татарча шигырь / Поэзия / Стихи на татарском

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Бу кешегә һәрчак нидер җитми: Кара икмәк булса, ак җитми, Шуышып йөргән чакта – аяк җитми, Җәяү йөргән чакта – ат җитми, Аты булса, машинасы җитми, Очар өчен ракетасы җитми, Планетасы җитми… Күк җитми… Бу кешегә ифрат күп җитми. Шул кешегә ләкин кайчагында, Башларына кайгы төшепме, Бинахакка кайгы күтәрепме, Гамьсезлектән җаны өшепме, Ап-акны да кап-карага буяп, Матурны да ямьсез күргәндә, Якты дөнья белән бәхилләшеп, Һәлакәтен эзләп йөргәндә, – Шул юлыннан тартып алыр өчен, Бу кешегә ифрат аз җитә: Бер җылы сүз – Күңел эретерлек наз җитә. Әнгам АТНАБАЕВ Шигырьне Ихтыяр Кыямов укый:

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later