Myvideo

Guest

Login

Татарча кош теле пешер Юсупова Рмзия.mp4

Uploaded By: Myvideo
40 views
0
0 votes
0

Ундүртенче көн биреме: «Бәби чәен искә алып, шул мизгелләрне кабат искә төшереп, хәтирәләргә чумыйк әле. Әлеге матур бәйрәмнән фото, видео белән бүлешсәгез иде.Һәм бәби чәенә ниндирәк тәмле ризык әзерләдегез, шуны безгә дә пешереп күрсәтсәгез иде.» Иий ул бәби чәйләре...Аллаһка шөкер, биш бала❤️ белән инде күпме үткәрелде. Юк биш кенә дә булмады андый мәҗлесләр. Әтисе белән безнең авыллар арасы ерак. Туганнарны юл газаплап йөрмәс өчен, ике авылда да бәби чәйләре уздыра идек. Ислам дине буенча бала тугач акыйка сарыгын корбан китереп, туганнарны, якыннарны җыеп, мәҗлес оештыру күркәм гадәт санала. Каядыр аны «бәби чәе», «бала ашы» диләр. Бездә «бәби туе» дип атыйлар. Гадәттә иң якыннарны, туганнарны чакыра идек. Алдан токмачлар кисеп куела. Чәк-чәк, кош телләре ясыйбыз. Алдагы көнне пироглар пешереп мәш киләбез. Гадәттәгечә өстәлгә күп итеп ит салып пешергән токмач ашы, итле бәрәңге, чәй янына гөбәдия йә татлы җимешле бәлеш, тортлар куела. Тортлар дигәннән искә төште. Камиләнең бәби туен 2010 елда җәй көне уздырганда бик эссе иде. Догалар кылганчы крем эри башлады да, тортларны суыткычка куйдык. Өстәлдә әйбер күп булгач, искә төшерүче булмаган, әздән генә шунда онытылып та кала иде инде, яңгылыш ачкач күреп, чәй ахырына чыгардык. 😊 «Бәби туе» дип аталу бәлки бүләкле бәйрәм булуга да бәйледер. Монда бәбигә, әти-әнигә күчтәнәчләр алып киләләр, хәзрәт дога укыгач, чын күңелдән котлаулар, җылы теләкләр яңгырый. Кызганыч, өстәлләрне аерым фото-видеога төшерелмәгән, соңыннан бәби котларга килүче туганнарга әзерләгәнне берне таптым. Бәйрәмнәрдән соң туганнар белән җыелып төшкән фотоларны куйма инде диделәр. Беренче улыбыз тугач авылда элгән бишек фотосын таптым. Икенче фотода роддомнан төреп җибәргән килеш, кайткач караватка куеп төшерелгән кызыбыз. Бүгенге биремгә гадәттә «Бәби туе»на әзерли торган «Кош теле» пешердем. Ульян өлкәсе, Иске Кулаткы ягында «Кыекча» дип атыйлар аны. Анда кунакка кайткач Дәү әниләре безне дә, оныкларын да гел пешереп сыйлый. Авызда эреп китә торган була, әнинең рецептын алдым😘 Камырын өч йомыркага чеметем тоз, шикәр комы, сода, бераз-бераз он салып басып, бераз ял иттердем. Нәзек итеп җәеп, кырыйлары сырлы түгәрәк белән ромбиклар кисеп, кызган майда кыздырып алдым. Суынгач шикәр оны сиптем. Безнеке дә кетердәп тора, телне йотарлык булды. Чәйләрегез тәмле булсын! ❤️Исән-имин балаларыбызны үстереп, тигезлектә бәхетләрен күрергә насыйп булсын!❤️ П.с. 4,5 яшьлек улым да төшерергә булыша видеоларны, камера селкенгәннәрне гаеп итмәссез инде.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later