Myvideo

Guest

Login

тием - Кичер мине, нкй, гафу ит

Uploaded By: Myvideo
61 view
0
0 votes
0

Кайтырмын дип, хатлар язуыма Көннәр түгел, айлар үттеләр; Әмма юлларым, сиңа илтмичә, Еракларга алып киттеләр. Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын, Утыңны сүндермичә, мине көт; Сине көттереп тә кайталмасам, Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип, Тезелешеп кошлар кайтканда; Улым дип, син ишек ачасыңдыр, Көзге җилләр тәрәз какканда. Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын, Утыңны сүндермичә, мине көт; Сине көттереп тә кайталмасам, Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Көтәсеңдер хат ташучы килсә, Кош теледәй сәлам бардыр дип; Хат булмаса, өмет итәсеңдер: Иртәгә, бәлки, булыр дип. Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга, Утыңны сүндермичә, мине көт; Шушы юлда тагы озакласам, Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later