Myvideo

Guest

Login

Тузганактан бал ясыйбыз! Алсу ханым Тхватуллина рецепты.

Uploaded By: Myvideo
3 views
0
0 votes
0

Моның өчен 350 данә тузганак башы, су, шикәр комы кирәк. 2 литр суга бер аш кашыгы тоз салып, чәчәкләрне ике сәгать дәвамында батырып тотабыз. Ике сәгать узгач, чәчәкләрне судан алып, ярты литр чиста су салынган кәстрүлдә 20 минут кайнатабыз. «Суның нинди булуы әhәмиятле түгел. Мин бал ясар өчен чишмә суын кулланам», – диде Алсу апа. Чәчәкләрне талгын утта болгатып торабыз. 20 минут узгач, утны сүндереп төнәтәбез. «Чәчәкләрне суда төн кундырсаң, тагын да әйбәтрәк ди», – Алсу апа. Төнәтер өчен 4-5 сәгать вакыт кирәк. Шуннан, чәчәкләрне сөзеп алабыз. Барлыкка килгән сыекчага 750 грамм шикәр комы салып, талгын утта кабаттан 15-20 минут чамасы кайнатабыз. Бал кайнап чыгар алдыннан лимон согы яисә апельсин кабыклары салырга мөмкин. Лимон кабыгын вак угычтан уып та кушарга була. Утны сүндергәннән соң, кайнатманы янәдән дүрт сәгать төнәтәбез. Әзер балны банкаларга салып, караңгы урында яисә суыткычта саклыйбыз.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later