Myvideo

Guest

Login

ТИЗ ТОЗЛАНА ТОРГАН КЫЯР

Uploaded By: Myvideo
2,039 views
0
0 votes
0

🥒ТИЗ ТОЗЛАНА ТОРГАН КЫЯР 🔻1 кг кыяр 🔻керән, кара карлыган, лавр яфраклары 🔻1 баш сарымсак 🔻1 сабак укроп 🔻4-5 данә бөртекле кара борыч 🔻2-3 данә хуш исле борыч 🔻1 телем киптерелгән кара ипи Тозлык өчен: 🔸1 литр кайнаган җылымса су 🔸50 грамм тоз 1️⃣Кыярны салкын су белән юып, очларын кисәбез. 2️⃣Кыяр тозлыйсы савыт төбенә юган кара карлыган яфрагы, укроп, сарымсак, мичтә кыздырып алган арыш икмәге салабыз. 3️⃣Аннан кыяр тезеп, яңадан карлыган яфрагы, керән яфрагы, лавр яфрагы, борыч салып, савыт тулганчы кыяр тезәбез. 4️⃣Кыярлар өстенә күмелгәнче җылымса тозлык салып, өстен каплап, бер тәүлеккә өстәлдә калдырабыз. Икенче көнне кыярларны ашарга мөмкин. Тәмле булсын!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later