Бүген Казанда “эвакуация“ көне булды. Бомба куелу турында аноним шалтыратулар сәбәпле, Казанда авыл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт шурасы, хөкүмәт биналары, IT-парк, мәгариф һәм фән министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан, уку йортлары һәм мәктәпләрдән кешеләрне эвакуацияләделәр. “Телефон террорчылыгы“ шаукымы Русиядә сентябрьдә башланды һәм әлегә кадәр дәвам итә. Бер генә очракта да шартлау куркынычы расланмаган.
Hide player controls
Hide resume playing