Татарстан мәктәпләрендә татар телен кыскартуга җавап буларак интернетта “бөтен җирдә татарча аралашыгыз“ дигән флешмоб тәкъдим ителә. Чыннан да, татар телен белүчеләр күп булса да, җәмәгать урыннарында татарча сөйләшүчеләрне артык күп дип әйтеп булмый. Азатлык бу уңайдан Казан үзәгенә чыгып, татарча белгән кешеләрдән “Сезгә урамда, җәмәгать урыннарында иркенләп татарча сөйләшүгә нәрсә комачаулый? Куркумы? Татар телен яхшы белмәүме? Татар теленнән җирәнүме? Кимсенүме?“ дип сорады.
Hide player controls
Hide resume playing