Районыбызда Яңа ел каникуллары Тау шуу бәйрәмнәренә дә бай булды. Күпчелек авылларда аны игелекле иганәчеләр оештырды. Узган ялларда Алан авылы да саф һавада гөрләтеп Тау шуу бәйрәме уздырды. - Авылда инде берничә ел рәттән уздырылып, күркәм традициягә әверелгән Тау шуу бәйрәме узды, - дип язалар аланлыллар инстадагы Алан авылы битендә. - Озакка сузылган кышкы ялларны файдалы, күңелле итеп уздыру, туганнар һәм якыннар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек булды бу. Тау шуа тордылар, ул арада самавыр кайнап, пылау һәм коймаклар пеште. Рәхәтләнеп күңел ачтык, аралаштык, сыйландык. Чараны оештыручыларга, аерым алганда Хәлим Кәримов, Рафил Шәймөхәммәтов, Азат Вафиннарга һәм бәйрәмне уздыруда көче ке
Hide player controls
Hide resume playing