Myvideo

Guest

Login

Чувашия III республикаклм ифтарында Мнир Бюсов вгазе

Uploaded By: Myvideo
3 views
0
0 votes
0

Чувашия Республикасы Комсомольское авылы – район үзәгендә III республикакүләм ифтар узды. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе федераль округындагы вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсовның чыгышыннан өзек Елга бер генә килә торган юмарт ай #ислам #думрф #татарлар Мы в социальных сетях: Хөрмәтле дин кардәшләрем, менә Аллаһының рәхмәте белән Рамазан ае кереп, Рамазан аеның уразасын да тота башладык. Безнең Рәсәйдә һәм дә дөньяның нинди генә почмагында мөселманнар булмасын, ошбу айны сагынып каршы алып, һәрбер йортта яше дә, карты да ошбу уразаны тота. Карт әбиләр, бәлки аның яше – 80 яшь, шундый карт-карчыкларны, бабайларны беләбез – алар да ураза тота. Әле исемдә, без кечкенә булган вакытта әби-бабайларыбыз колхозларда авыр, әче җәй вакытларында эшләгән вакытта да авыз ачмаганнар, кырларда, кояш эссе вакытта, көнозын – шунда да ураза тотканнар һәм бүген без мөселманнарны карасак, әлбәттә, һәрбер кешенең үз хәле бар: кемнеңдер саулыгы бар, кемнеңдер саулыгы юк. Ләкин бу ай бер елда бер мәртәбә генә була. Бу бик кәрим ай, щедрый дип әйтәбез. Ул үзе белән бик күп, Аллаһның рәхмәте белән бүләкләр алып килә. Иң беренче, иң зур бүләге, ул – мәгъфирәт. Кеше ел дәвамында кечкенә гөнаһлар кылса: нәрсәгәдер карыйсың, нәрсәдер әйтеп куясың, нәрсәдер ишетәсең, менә Расулүллаһ салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйткән: ике Рамазан арасында булган гөнаһлар гафу ителә. Шул Рамазан аеның уразасы аркылы, Аллаһның рәхмәте белән. Аннары, җәмәгать, бу Рамазан аенда иң бөек төннәрнең төне бар. Кадер киче. Ул төн икән, 1000 айдан да артыграк – фазыйләте! 1000 ай ул 80 елдан да артык, җәмәгать. Һәм бер кеше тәкъвалык белән, Аллаһтан куркып, иман белән, үз көнен хисап итеп, ураза тотса икән, галәйһи вә сәллам, аның вәгъдәсе, ул әйтте: ул кешенең гөнаһлары кичерелә, дигән. Бүген бер сабын, бер чистарту чарасы, бер шампунь юктыр, кайсысы кешенең гөнаһларын юып төшерә. Ләкин менә шул ураза, кеше күңел куеп, Аллаһтан куркып тотса икән, кешенең күзләре дә ураза тотса, теле дә ураза тотса, колаклары да ураза тотса, Аллаһы Тәгалә гөнаһларын кичерә икән. #исламдине #рамазанае #рамазан2024 #ураза #ифтар #кадеркиче #чувашия #чувашиямөселманнары #нижгартатарлары #чувашиятатарлары #нижгармөселманнары #мөселманнар #пәйгамбәр #хәзрәт #мәчет

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later