Myvideo

Guest

Login

МОСКВА-СИТИГА ТАТАРЧА СЯХТ

Uploaded By: Myvideo
15,546 views
0
0 votes
0

Илебезнең ИҢ-ИҢ бай кешеләре йөри торган, ашый торган, яши торган урынга – “Москва-Сити”га барып репортаж төшердем. Бар җирендә дә рәхәтләнеп үзебезнеңчә, татарча сөйләшеп йөрдем. 90нчы еллар ахырында төзелә башлаган “Москва-Сити” бүгенге көн өчен дә бик заманча күренә. 20дән артык күктерәү (небоскреб) бар анда. Җитмәсә, аларның саны елдан-ел артып тора. Байлар киенә торган кибетләргә дә кереп чыктым. Ышанасызмы-юкмы, 100 мең сумлык, 250 мең сумлык уенчыкларга да юлыктым. Аларны да видеорепортаждан күрә аласыз. “Гиннес” рекордлар китабына кертелгән туңдырма белән шоколад фабрикаларына да кереп чыктым. Алар 300 метр биеклектә, “Федерация” башнясында урнашкан. Кереп һәм карап кына калмадым, туйганчы сыйландым да. Күз алдына китерәсезме, күпме телисең, шулчаклы ашыйсың. Беркем чикләми дә, бармак та янап күрсәтми. “Москва-Сити”га теләсә нинди транспорт төрендә килеп була, шул исәптән заманча елга трамвайларында. Җәй көне халык яртышар көн чират тора иде аларга. Шөкер, хәзер чират юк, салкын чөнки. Мин дә шул трамвайда йөреп, тәрәзәсеннән нинди шәп күренешләр ачылуын күрсәттем. Видео ошаса, лайклар куегыз, комментарийлар языгыз, перепостлар ясагыз, дуслар. Теләнә бу, дип гаепләргә ашыкмагыз, татарча контентны үстерү өчен һәр “чиртүегез” бик мөһим. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - [club226455381|@aitchetat] Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #москва #мәскәү #сәяхәтханә #сәяхәт #сэяхэт #москвасити #сити #әкәмәт

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later