Myvideo

Guest

Login

#АвылымГзллеге#АвылдашларымИаты

Uploaded By: Myvideo
34 views
0
0 votes
0

«Авылдашларым иҗаты» тематик юнәлеш буенча мин сезне Буа районы Кырык-Садак авылында туып-үскән, шунда урта мәктәпне тәмамлаган авылдашыбыз Хисамова Ландыш Мансур кызының иҗаты белән таныштырасым килә. Хәзерге вакытта авылдашыбыз Республикабызның Лаеш районы Усад авылының “Сәламәт буын” күп профильле лицеенда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Ландыш Мансур кызы –күпкырлы талант иясе: шигырьләр яза, баянда уйный, җырлый, рәсем ясый, матур шәлләр бәйли, сәйлән белән картиналар чигә! Шигырьләрен ул мәктәптә укыганда ук яза башлаган иде. “Яшь ленинчы” газеталарында берничә шигыре басылып та чыккан иде. Мәктәптән соң авылдашыбыз Тәтеш педагогия училещесын тәмамлады. Шуннан шигырьләре дөнья күрә башлады. Дистәләгән газета-журналларда басылып чыкты аның шигырьләре. Аеруча бәетләр , табигать, мәхәббәт турында язарга ярата ул. Аның сүзләренә җырлар да язылды. Илмира Нәгыймова, Айгөл Сәгыйнбаева, Фирүзә Хисаметдинова башкаруындагы җырлар радио-телевидение дулкыннарында еш ишетелә. Иҗади бәйгеләрдә дә ул бик теләп катнаша. Социаль челтәрләрдән укып, танышып барабыз авылдашыбызның уңышлары - Диплом һәм Грамота белән бүләкләнүләре белән.#АвылымГүзәллеге#АвылдашларымИҗаты#ТатнетныҮстерүФонды#БуарайоныКырыкСадакАвылы

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later