Малышева тапшыруыннан “айнырга” да өлгермәдем, инде доктор Мясниковның “О самом главном” тапшыруына да барып кайттым. “Анда хәлләр ничек икән? Мясниковны яратабыз, Малышеваны юк”, – дип язучылар VKның ӘЙТЧЕ һәм “Буа кызлары” төркемнәрендә шактый булды. Бу эшлекле сәяхәттән иң истә калганы – 13 сәгать дәвамында ашарга 20 минут кына бирүләре. Гардеробка тапшырган ризыкны елый-елый диярлек сорап алырга туры килде миңа. Студиягә үзең белән телефон һәм су гына алып керергә рөхсәт ителә. Калганын гардеробка тапшырасы. Әгәр нәрсәдер алыйм дисәң, “нәрсә алырга җыенасыз?” дип сорыйлар гардеробта эшләүчеләр. Ризык дисәң, “юк, бирмибез, рөхсәт юк” кына, диләр. Администраторларның рөхсәте белән алырга ярый. Мин әйтәм, 13 сәгать эчендә бер тапкыр ашарга рөхсәт бирү – нинди хәл инде ул? Миңа җавап итеп: “Бездә менә шулай. Ризыксыз шулай озак тора алмагач, ник йөрисез соң съемкаларга?” – дип, киресенчә, минем 13 сәгать эчендә бер тапкырдан күбрәк ашарга теләвемә гаҗәпләнде администраторлар. Малышева белән Мясников тапшыруларында тамашачыга мөнәсәбәт аерыла. Репортажда бу хакта тәфсилләп сөйлим. Бу текстта видеодагы күп нәрсә телгә алынмады. Объектив фикер йөртү өчен, репортажны тулысынча карап чыгуыгызны үтенер идем. Зәйнәб белән Илсөя темасына да, кайтып, бер кагылып алдым. Мине аңламаган һәм аңларга теләмәгән кешеләр өчен. Болай, на всякий случай. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдыр-абыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #чаллы #альметьевск #әлмәт #москва #мәскәү #protatar #протатар #proтатар #таптатарча #моңлымәскәү #монлымэскэу #тишектв
Hide player controls
Hide resume playing