Myvideo

Guest

Login

Татарстанда 2024 елда Мгариф илклм проектын гамлг ашыруга нти ясалды

Uploaded By: Myvideo
265 views
0
0 votes
0

Быел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, төбәк һәм федераль бюджетлар исәбенә яңа мәктәп һәм балалар бакчалары төзелде. Шулай ук быел яшьләр үзәкләре биналарына ремонт үткәрелде, ә белем бирү оешмалары дәресләр өчен гомуми суммасы 3,7 миллиард сум (федераль бюджеттан – 3 миллиард сум, калганы – төбәк бюджетыннан) тәшкил иткән заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Яңа объектлар исемлегендә җиде мәктәп бар: Казанда өч мәктәп төзелгән, Чаллы шәһәрендә һәм Усад, Көек, Биектау авылларында – берешәр. Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә укучыларга гомуми һәм өстәмә белем бирү программасын үзләштерергә булыша торган барлыгы 72 «Үсеш ноктасы» үзәге эшчәнлеге оештырылган. Казанның Мәскәү районы 64нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Совет районы 174нче гимназиясе базасында 2 «Кванториум» балалар технопаркы ачылган. Чаллы политехник көллияте базасында «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәге булдырылган. Мәктәп технопаркларында гамәли физика, химия, биология, менталь арифметика түгәрәкләре эшли. Аларда балалар һәм укытучылар өчен бәйгеләр оештырыла, укучылар һөнәри осталык чемпионатларына әзерләнә. Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда яңа илкүләм проектлар башланачагы турында игълан итте.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later