Ульяновск шәһәрендә “Нур” татар халык театры озак еллардан бирле халкыбызның онытыла башлаган борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм аларны халыкка җиткерү буенча зур эш алып бара. Шушы көннәрдә генә алар өлкәнең “Ак калфак” оешмасы белән татар халык авыз иҗатының иң борынгы жанрыннан саналган бәет, мөнәҗәтләр кичәсе уздырдылар. Шәһәрдән генә түгел, авыл районнарыннан да килгән дистәләгән мөнәҗәт әйтүчене үз хәбәрчебез Рамис Сафин да тынлап кайтты.
Hide player controls
Hide resume playing