Myvideo

Guest

Login

ОКРОШКА пешерик!

Uploaded By: Myvideo
400 views
0
0 votes
0

КУАС БЕЛӘН САЛКЫН АШ (ОКРОШКА) КИРӘК: 0,5 л йорт куасы 🔠50 гр пешкән ит яки казылык 🔠1 пешкән бәрәңге 🔠2 яшел кыяр 🔠3-4 редиска 🔠2 йомырка 🔠яшел суган, укроп 🔠1 чәй калагы гәрчич 🔠1 аш кашыгы каймак 🔠тоз, шикәр комы. ✅Иң беренче итеп яшел суган белән укропны вак итеп турап тоз бн уабыз да, читкә куеп торабыз. ✅Аннары пешкән йомырка сарысына гәрчич, бераз шикәр комы салып болгатып, әзерләп куябыз. ✅Алга таба ит, кыяр, редис, йомырка агын вак шакмаклап бер чамада турыйбыз. Аларны тирән савытка салабыз, алдан әзерләнгән укроплы суганны, гәрчичле йомырка сырысын кушып җибәрәбез. Тәменчә тоз салабыз. ✅Салкын куас салып, барысын бергә болгатабыз. Бераз салкында тотып, табынга каймак салып чыгарабыз. Тәмле булсын!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later