Myvideo

Guest

Login

ЭТИЕМЭ Али Нур

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Ильдар Гайсин - Гөл Мирһади сүзләре Эльвира Хаматнурова көе Әти, бәгърем, бик еш искә төшә Яннарыңда үскән чакларым. Ул елларны күң(е)лем бик кадерләп, Бәйрәм кебек күреп саклады. Кадерле син минем өчен, әти, Иң якын кеше син җаныма. Нәни чактагыдай куеныңда Сөярсеңме, кайтсам яныңа? Горурланам, әтием, синең белән, Рәхмәтлемен бар(ы)сы өчен дә. Озак яшә, сәламәт бул берүк, Күз тимәсен яшьлек кичеңә! Кадерле син минем өчен, әти, Иң якын кеше син җаныма. Нәни чактагыдай куеныңда Сөярсеңме, кайтсам яныңа? Бик еш искә алам әти сөеп, Иркәләгән кызчык — үземне… Тиңлим чиксез тирән диңгезләргә Мең кадерле көләч йөзеңне?! Кадерле син минем өчен, әти, Иң якын кеше син җаныма. Нәни чактагыдай куеныңда Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later