Myvideo

Guest

Login

Оксана Ильюп - Тн белн Та балладасы (О.Ильюп сз., И.Хисматуллин ке)

Uploaded By: Myvideo
130 views
0
0 votes
0

Төн җисеме Таң учында ярымшәрә калган. Мин бары тик күзәтүче – тәрәзәгә багам. Төннең татлы исен Таңы комсызланып сулый. Төн – чуалчык – куенында ләззәтләнеп дулый. Һәм бу – Төннең янып бетәр, көеп бетәр чагы. Көле генә калганчыга кадәр сөя Таңы. Гүя үсмер чагы Төннең – Таңын көтә гашыйк. Мизгел кадәр йотым бәхет татыр өчен шашып. Ә аннары, бар да булгач, шигырь укый аңа. Назлы Таңның, чыклар булып, күз яшьләре тама. Ул озата Төнен. Язмыш бик аз вакыт язган... Мин – бары тик күзәтүче. Тәрәзәгә багам...

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later