Myvideo

Guest

Login

Инфузория-башмакчык

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Инфузория-башмакчык – бер күзәнәкле микроорганизм. Аны лаборатория шартларында ничек үрчетәләр? Инфузория-башмакчыкның керфекчекләре, ризык эшкәртү вакуоле, зур һәм кече төше, авыз тишеме нинди? Яшел инфузория-башмакчыкны күргәнең бармы? Бу сорауларга җавапны видеодан табарсың. Инфузория-башмакчыкларны микроскоп ярдәмендә күрерсең. ********************************************* Видео Казан (Идел буе) федераль университетының “Аналитик биофотоника һәм күзәнәк инженериясе” фәнни-тикшеренү лабораториясендә төшерелде. Видеоны Фәхруллина Гөлнур Илдар кызы (микробиолог, биология фәннәре кандидаты, КФУ ның “Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге” фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре) әзерләде. Видеоны әзерләүдә Крючкова Марина Анатольевна (биология фәннәре кандидаты, КФУ ның “Аналитик биофотника һәм күзәнәк инженериясе үзәге” гыйльми хезмәткәре) ярдәм итте. Видеодагы кәгазьдә ясалган инфузория рәсемен Кузнецова Елена Владимировна (биохимик, КФУ ның “Медицина матдәләре” фәнни-тикшеренү лабораториясе инженеры) ясады. Видеоның тышлыгын Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы (график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр ясаучы) ясады. *********************************************

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later