Myvideo

Guest

Login

Кунелле балачак жырлары

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Күңелле балачак җырлары Эльвира Хәмәтнурова көе Гөл Мирһади сүзләре Уйныйм яшел болонда, Ак чәчәкләр кулымда, Әти-әни янымда, — Җырым алар турында. Моңнарын басуларның, Чишмәләрнең суларын, Чәчәкле болоннарның Чабышкан колыннарын Куштым шушы җырыма, — Калсын йөрәк түрендә Күңелле балачак җырлары. Назлы куен — балачак, Шаян ил син — балачак! Бәхет көең, балачак, Мәңге истә калачак! Моңнарын басуларның, Чишмәләрнең суларын, Чәчәкле болоннарның Чабышкан колыннарын Куштым шушы җырыма, — Калсын йөрәк түрендә Күңелле балачак җырлары. Алда көтә хыялым, Чынга ашар уйларым! Янымда бар дусларым, Күңелдә бар җырларым! Моңнарын басуларның, Чишмәләрнең суларын, Чәчәкле болоннарның Чабышкан колыннарын Куштым шушы җырыма, — Калсын йөрәк түрендә Күңелле балачак җырлары

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later