Галәмнәр эрегән шәһәргә яңадан туң бәреп, фонарьлар кабынган чагында, кытыршы кулларым бу кичтән элгәре кагылган сызыклар тынлыгын сагына. һәм йөзә кыйшайган түбәләр өстеннән әллә ай, әллә ят галәмнәр корабы, аннан күк йөзенә битараф төс иңә. син, шуңамы, тагын ятсынып карадың. мин, шуңамы, бүген тар балкон киңлеген сулап булмас куе төтенгә тутырдым. галәмнәр сугышын кешелек иң элек бу кичтә үзенә оттырды. Йолдыз Миңнуллина Galaxies Pushing frost upon the melte
Hide player controls
Hide resume playing