БРИКС Саммитының төп вакыйгасы узды - әлеге берләшмәгә кергән дәүләт башлыкларының утырышы. Башта аз составта сөйләштеләр, соңыннан киңәйтелгән киңәшмәгә җыелдылар. Чыгарылыш башында күрсәткән кадрлар - саммит тарихына кереп калачак. Анда берьюлы 9 ил җитәкчесе фотога төшә. Бу мизгелләр федераль һәм чит ил басмаларында, телеканалларда урын ала. Бүген дөнья яңалыкларында Татарстан, Казан сүзләре яңгырый. Очрашу ахырында Саммитның Казан декларациясен кабул иттеләр. Рүзәл Шәрипов репортажын карыйк.
Hide player controls
Hide resume playing