2017 елның апрель аенда Салдакай башлангыч мәктәбе укытучылары һәм укучылары “Мин татарча сөйләшәм“ акциясенә бик теләп катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучылары укытучылары белән бергә буклетлар ясадылар.Бу акция барышында укучыларыбыз, укытучыларыбыз , тәрбиячеләребез , калган барлык хезмәткәрләр дә фәкать татар телендә генә аралашты. Авыл җирлегендә булган сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларына барып татар телендә интервьюлар алдылар. Бәйге укучыларга, укытучыларга гына түгел, чуаш милләтеннән булган авыл халкы өчен дә бик мавыктыргыч, кызык чара булды, алар бик теләп татар телендә аралаштылар.. Укучылар тарафыннан бүләк итеп әзерләнгән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең эмблемалары да авылдашларда кызыксыну уятты.
Hide player controls
Hide resume playing