Myvideo

Guest

Login

МАНДАРИН ЫЙДЫМ АБХАЗИЯД

Uploaded By: Myvideo
25,944 views
0
0 votes
0

Абхазиядә иң көтелгән чор – мандарин җыю вакыты җитте. Җирле халык аны “җирән алтын” (“оранжевое золото”) дип атый икән. Татарстанда “кара алтын”ны җир астыннан чыгарсалар, Абхазиядә исә агачта “алтын” үстереп көн күрәләр. Мин мандаринны агач ботагыннан кисеп алып, әрчеп, авыз итеп тә карадым. Үзең җыйган җимештән дә тәмлесе юк икән ул! Шушы җимешне төрле илләрдә үстерәләр, әмма нәкъ менә Абхазиядән кайтканын балавыз (воск) белән эшкәртмиләр икән. Шуңа да, әйтик, Төркия, Марокко, Испания мандариннарын еш кына Абхазиянеке дип алдап саталар икән. Бу җирән җимешне агачтан ни өчен кул белән өзәргә ярамаганын кайткач кына белдем. Ә сез беләсезме? Җавабы – видеоязмада. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #сочи #сәяхәтханә #сәяхәт #сэяхэт

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later