8 нче июль көнне Яңа Ырга авылында балалар өчен Сабантуй оештырылды. Программада татарча көрәш, таяк тартыш, чиләк- көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугыш, аркан тарту, бүләк кисү уеннары бар иде. Балалар бушлай батутта сикерделәр, баллы мамык белән сыйландылар, күктән яуган тәмлүшкәләр җыйдылар. Сабантуй тәмамлангач балаларны тәмле пылау белән сыйладылар. Бәйрәмгә килгән берәү дә бүләксез калмады.
Hide player controls
Hide resume playing