Myvideo

Guest

Login

Кавказ ашы

Uploaded By: Myvideo
3 views
0
0 votes
0

Сентябрь – көзге муллык чоры. Яшелчәләр күп чагында әзерләп калыйк, дип, «Сөембикә» журналында эшләүче хезмәттәшебез, татар дөньясына билгеле блогер Фәгыйлә ШАКИРОВА укучыларыбызга Кавказ ашы пешерергә тәкъдим итә. Кирәк (дүрт кешелек гаилә өчен) 0,5 кг чамасы сөякле ит / 2 баш зур суган / 2 баллы борыч / 2-3 эре помидор / 1 кишер / 6-7 эре бәрәңге / 1 баш сарымсак / 1 аш кашыгыннан кимрәк тоз / ярты чәй кашыгы төелгән кара борыч / үсемлек мае / укроп һәм петрушка / чәй кашыгы очында гына аджика. Эш барышы Итне сөягеннән аерып, чак кына эрерәк кисәкләргә турыйбыз. Рецепт буенча бу ашны бәрән итеннән әзерлиләр. Яшь тана итеннән дә әзерләргә мөмкин. Сөякле иттән шулпа тәмлерәк була. Казан төбенә үсемлек мае тамызабыз һәм итне сөяге белән бергә салып, бераз кыздырабыз. Ит майлы булса, май салырга кирәкми. Итнең суы чыккач, капкачын каплап, утны киметәбез. Ит йомшарганчы томалап пешерәбез. Суы бетсә, бераз гына су салабыз. Суганны – ярым боҗралап яки эре-эре итеп каурыйлап, ә кишерне шулай ук калынрак ярым тәгәрмәчләп турыйбыз. Ит янына башта суганны, 5 минуттан соң кишерне салабыз. Баллы борыч белән помидорны да эре кисәкләргә бүлгәлибез. Кишердән соң башта помидорны, 5 минут узгач борычны өстәп, пешерүне дәвам итәбез. Бәрәңгенең кабыгын әрчеп, эре кисәкләргә бүләбез һәм ит янына салабыз. Вак бәрәңгене бүлмичә генә дә салсаң була. Бәрәңгенең өстенә чыкканчы кайнар су өстибез. Тоз белән борыч салабыз. Барысын да сак кына болгатабыз. Бәрәңге пешеп җитәрәк, турамыйча гына бер тотам петрушка белән укроп, кинза, дәфнә яфрагы (лавр), чәй кашыгы очында гына аджика салабыз. Уртага бөтен килеш бер баш сарымсакны батырабыз. Аш пешеп чыккач, үләннәрне алабыз. Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын! Видео: Лилия Гәрәева

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later