Моннан берничә ел элек Чувашстан мөселманнарының диния Назарәте узган гасырларда төбәк авылларындагы мәчет-мәдрәсәләр булган урыннарга, шул чорларда имам булып эшләгән кешеләргә истәлек ташлары кую эшен башлап җибәргән иде. Шул кыска гына вакыт аралыгында дистәләгән имамның, ислам дине белгечләренең каберләрен эзләп табып аларның чардуганнары, кабер ташлары яңартылды. Әлеге саваплы гамәлне дәвам итеп республиканың Комсомол районы Чичкан авылында да унтугызынчы гасырда мәчет булган урынга мәрмәр истәлек ташы куелды. Чувашстанның бай тарихлы авылы, аның мәчетләре һәм танылган шәхесләре хакында Рамис Сафин сөйли.
Hide player controls
Hide resume playing